Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 35 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6438 кеше килгән, 6438 пассажир киткән.

31 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 13-18 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International