Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 23 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5523 кеше килгән, 5050 пассажир киткән.

30 нчы июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Температура: 12-17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International