Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 20 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6411 кеше килгән, 6694 пассажир киткән.

29 нчы июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 19 метрга кадәр. Температура: 12-17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International