Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 26 июле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4569 кеше килгән, 4803 пассажир киткән.

26 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 4-9 м, урыны белән 13 м кадәр. Температура: 25-30 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International