Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 149 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 34 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 108 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6005 кеше килгән, 6244 пассажир киткән.
25 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, тизлеге урыны белән секундына 11 метрга кадәр. Температура: 25-30 градус.