Түбән Камада җәмәгать транспорты системасын үзгәртеп кору буенча юл картасын эшләү өчен подрядчы оешма эзлиләр. Бу максатта бюджеттан 8 млн сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк.
Шәһәр транспорт системасының бүгенге хәле яхшы түгел. "Маршрут челтәре уңайлы булмаган һәм нәтиҗәсез эшләүче җиде трамвай, тугыз автобус һәм күпсанлы вахта маршрутларыннан тора, - ди Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов. - Күп кенә урамнарда маршрутлар бер-берсен кабатлый, төрле компанияләр карамагында булу сәбәпле, хәтта вахта маршрутлары арасында да кабатланулар күзәтелә. Бу сәнәгать предприятиеләренең финанс чыгымнары, юл челтәренең йөкләнеше артуга, пик сәгатьләрендә “бөке”ләр барлыкка килүгә китерә”.
Тендер откан компания Түбән Камада транспорт моделен эшләп, маршрут челтәренең өч вариантын тәкъдим итәргә тиеш була. Шуннан соң шәһәр хакимияте транспортчылар, җәмәгатьчелек, экспертлар һәм сәнәгатьчеләр белән бергә иң кулай вариантны сайлап алып, пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче төрле компанияләр арасында ачык конкурс уздырачак. Моннан тыш, Түбән Камада җәмәгать транспортының барлык төрләрен тикшереп торучы бердәм үзәк төзеләчәк.
Ленар Әхмәтов сүзләренә караганда, бу - шәһәрдә транспорт реформасының бер өлеше генә. "Реформа маршрут челтәрен, тариф сәясәтен яңадан карауны, пассажирлар агымына анализ ясауны, җәмәгать транспорты һәм юл хәрәкәтенең эш системасын булдыруны күз алдында тота, - ди ул. - Башкарма комитет бу эшкә кереште инде, эш башкару республика җитәкчелеге белән килештерелде”.
Түбән Каманың транспорт моделен булдыру буенча эшләр 2020 елның февраль аена яки алданрак төгәлләнәчәк.