Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 56 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5654 кеше килгән, 5674 пассажир киткән.
5 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 7-12 метр, көчәйгәндә 18 метрга кадәр. Температура: 17-22 градус.