Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 12 см га арткан һәм 51,75 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,25 м, 5 см га кимегән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 39 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5983 кеше килгән, 6047 пассажир киткән.
30 нчы майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Температура: 28-30 градус.