Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 9 см га арткан һәм 51,63 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,30 м.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4573 кеше килгән, 5262 пассажир киткән.

29 нчы майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Көньяк - көнбатыштан талгын җил. Температура: +24 - +29 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International