Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда, 20 см га арткан һәм 50,53 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,41 м, 6 см га арткан.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 118 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5669 кеше килгән, 4534 пассажир киткән.

23 нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр.  Температура: 19-24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International