Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда, 16 см га арткан һәм 50,53 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,35 м, 7 см га арткан.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4754 кеше килгән, 4147 пассажир киткән.

22 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр.  Температура: 14-19 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International