Түбән Кама автобусларында билет өчен электрон кошелек аша түләргә була

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
          Түбән Каманың Советлар йортында Тубән Кама транспорт предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында брифинг булып узды.

          Журналистлар күтәргән беренче мәсьәлә Түбән Кама автобусларында йөрү бәясе арту: 12 июльдән ул 18 сум тәшкил итә. Ташучылар сүзләре буенча, бәя арту котылгысыз. Соңгы вакытта гына да дизель ягулына бәяләр 2 тапкыр артты, автобус запас частьләренә дә бәяләр артты.

          Шуңа карамастан хәзер Түбән Кама халкында маршрутлы автобусларда йөрү өчен түләүдә альтернатива барлыкка киләчәк. Шулай итеп “Нижнекамское ПАТП” ҖЧҖ генераль директоры Юрий Иванов электрон кошелек – пластик картаны тәкъдим итте, автобус белән файдаланучы кешеләр әлеге картага акча сала алалар, һәм шәһәр маршрутлары буенча  җәмәгать транспортында юл бәясе 16 сум булачак.

          Түбән Камада электрон кошелекларны гамәлгә ашыруны 1 августтан башлаячаклар. Аларны кондуктордан транспорт салонында ук, шулай ук шәһәр балалар хастаханәсе янындагы диспетчер пунктында алырга була. Элетрон кошелек бәясе 400 сум тәшкил итә, бу бәягә 80 сум картаның үзенең залог бәясе керә, ә калган 320 сум - 16 сумнан 20 тапкыр барырга. Әгәр кеше киләчәктә дә карта алырга теләсә, аңа кабат залог бәясен түләргә кирәкми: искесен тапшыргач ул 320 сумлык 20 барырлык яңага алыштырылачак. Шулай ук электрон кошелекны тулыландыру варианты карала. Тулыландыру пункты  шәһәр балалар хастаханәсе янындагы тукталышта ачылачак.

          Электрон кошелеклар Түбән Камада 1 августтан тест режимында эшләячәк һәм шуңа күрә транспортчылар халыкка үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр -  беренче вакытта үзегез белән карточка белән тулыландыру турында касса чегын да йөртергә кирәк.

          Шулай ук Түбән Камада транспорт карталары да эшләячәк - 30 тапкыр барырлык юл билетлары, аның буенча юл бәясе 17 сум тәшкил итәчәк. Бәя артуга карамастан, бәясе 750 сум булган гадәттәге юл билетлары да калачак, һәм алар уртак кулланышта булган автобусларда йөрү санын чикләми.

          Ташламалы йөрүгә хокукы булган гражданнар ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар буенча йөри алалар. 1 августтан  Түбән Камада кәгазь чыганактагы транспортта йөрү өчен бердәм социаль билетлар тулысынча әйләнештән китәчәк дип планлаштырыла. Аларны электрон карталар алмаштырачак.  Искә төшерик, Түбән Камада 2012 елның 1 нче апреленнән ташламалы йөрүгә хокукы булган гражданнар йөрүгә түләү өчен транспорт картасын куллана алалар. Бүгенгесе көнгә шәһәрнең һәм районның 20 меңнән артык халкы охшаш электрон юл йөрү билетын алдылар.

          Шулай ук брифингта журналистларга августта трамвайларда йөрү өчен түләү артачак дип хәбәр иттеләр. Бер юллык билет 15 сум тәшкил итәчәк.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International