Татарстанда таксистларга 4493 рөхсәт кәгазе бирелгән

2012 елның 24 июле, сишәмбе

            Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде.

           Татарстанда 23 нче июльгә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен 4493 рөхсәт кәгазе бирелгән.        

 Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач түләүсез бирелә. Гаризага түбәндәге документарның күчермәләрен куярга кирәк: паспорт (2, 3 битләрен һәм тору урынын күрсәткән бите), транспорт чарасын теркәү турындагы шаһәдәтнамә. Автомобиль белән нотариаль расланган ышаныч язуы, лизинг яисә аренда договоры нигезендә файдаланган очракта - бу документарның берсенең күчермәсе. Гариза тапшырганда шулай ук киләсе шаһәдәтнамәләр булырга тиеш: ИНН һәм юридик шәхес, яисә шәхси эшмәкәрне теркәү турында. Рөхсәт кәгазен бирү өчен таләпләр исемлеге министрлык сайтының “Таксомоторлы ташуны тәртипкә салу” бүлегендә куелган.

      Рөхсәт кәгазен алганда ташучы транспорт чарасын тикшертү өчен җиңел таксига таләп ителгән барлык атрибутларны (кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге шашкалар, автомобильнең алдагы панелендә ташучы турында хәбәр), шулай ук гаризага куелган документларның төп нөсхәсен  бирергә тиеш.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International