Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 17 мае, җомга

Идел елгасындагы су биеклеге, алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда, 5 см га арткан һәм 50,2 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,13 м, 2 см га кимегән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5885 кеше килгән, 5638 пассажир киткән.

17 нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле булганда тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр. Температура: +12..+17 °C.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International