2012 елның 1 сентябреннән Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Узәндә кәгазь чыганактагы транспортта йөрү өчен исемле бердәм айлык социаль билетлар әйләнештән китәчәк. Аларны ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар алмаштырачак.
2012 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталар бирү тәртибен раслау турында” 574 нче карары чыкты. 1 сентябрьдән әлеге карарның 5 нче пункты нигезендә кәгазь чыганактагы транспортта йөрү өчен исемле бердәм айлык социаль билетлар һәм балаларга транспортта йөрү өчен исемле бердәм айлык социаль билетлар Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Узәндә гамәлдән чыгарыла.
Искә төшерик, югарыда саналган шәһәрләрдә инде 2012 елның 1 нче апреленнән ташламалы йөрүгә хокукы булган гражданнар йөрүгә түләү өчен транспорт картасын куллана алалар. Бүгенгесе көнгә дүрт шәһәрнең 46,5 меңнән артык халкы электрон юл йөрү билетын алдылар. Шуңа карамастан, ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар белән беррәттән әйләнештә кәгазь чыганактагы транспортта йөрү өчен исемле бердәм социаль билетлар да булды. Сентябрьдән кәгазь чыганактагылар тулысынча электрон карталар белән алмаштырылачак.
Транспортта йөрү өчен бердәм социаль билетларны гамәлдән чыгару сәбәпле электрон транспорт карталарын алу өчен гаризалар кабул итү һәм карталар бирү пунктларына гражданнар мөрәҗәгатенең кискен артуы турында прогноз ясала. Шул сәбәпле ташламалы электрон транспорт картасын алмаган ташламалы йөрүгә хокукы булган гражданнарга түбәндәге адреслар буенча социаль саклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Әлмәт ш., Кл.Цеткин ур., 54 нче А йорт; Яшел Үзән ш., К.Маркс ур., 57 нче В йорт; Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 48 нче йорт; Тынычлык пр., 87/22 (22/01) нче йорт; Мәскәү пр., 157/7 (1/03) нче йорт; Гидротөзүчеләр пр., 14 (4/2/2) нче йорт; Ш.Усманов пр., 96 нчы йорт; Түбән Кама ш., Тынычлык пр., 60 нчы йорт, 20 каб.; Камские Поляны ш.т.п., 2/01 нче йорт.
Проект турында тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖ рәсми сайтында табарга була: www.social-card.ru
Кайнар линия телефоны: 8-800-2005-303 (Россия буенча шалтырату түләүсез)