Бүген Идел елгасы буенча пассажирлар навигациясе ачылды. Казанның елга портыннан Печищига (Югары Осланга кереп) 4 көндәлек рейс оештырылган, Садовыйга кадәр (Студенецка кереп) көн саен 2 рейс һәм шимбә һәм якшәмбе көннәрендә берәр рейс оештырылган. Шулай ук Казаннан көненә 3 рейс Ташевкага һәм көненә 1 рейс Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Гребени, Шеланга авыллары аша Кызыл Байракка кадәр бара. Моннан тыш, май аенда Зөя һәм Болгарга кадәр пассажир линияләрен ачу планлаштырыла.
Чистай елга портыннан 1 майда Кызыл Ярга кадәр рейслар ачу планлаштырыла (чәршәмбе, шимбә, якшәмбе).
Чаллыдан Соколкига кадәр теплоходның беренче рейсы шулай ук 1 майда юл тотачак. Маршрутта Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахан пристаньнарында тукталыш пунктлары билгеләнгән.