12 июльдән Тубән Кама автобусларында йөрү бәясе 3 сумга артты. Хәзер бер барып кайту 18 сум тәшкил итә. Ташучылар сүзләре буенча, бәя арту котылгысыз. Төп сәбәп – ягулык һәм майлау материалларының һәм автобусларны ремонтларга запас частьләрнең бәясе арту.
“Нижнекамское ПАТП” ҖЧҖ генераль директоры Юрий Иванов аңлатуынча, Түбән Камада электрон кошелек кертеләчәк, аның нигезендә йөрү бәясе 16 сум булачак. Ул шулай ук 30 тапкыр барырлык юл билетлары булачак дип хәбәр итте. Аның буенча юл бәясе 17 сум булачак.
Бәя артуга карамастан, бәясе 750 сум булган гадәттәге юл билетлары да калачак. Искә төшерик, алар уртак кулланышта булган автобусларда йөрү санын чикләми.