«Булгария» һәлакәте нәтиҗәсендә вафат булганнар истәлегенә Идел яры буенда мемориал ачылды

2012 елның 11 июле, чәршәмбе

             Татарстанның Кама Тамагы районы Сөйки авылында Идел яры буенда, төгәл бер ел элек “Булгария” теплоходы баткан урын каршысында, бу фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.

            Чарада Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Транспорт министры Максим Соколов, Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, вафат булганнарның туганнары, дин эшлеклеләре, капитан Роман Лизалин җитәкчелегендә коткаручы теплоход “Арабелла” экипажы әгъзалары катнашты.

            Комплекс үз эченә истәлек тактасын һәм үзәк мәйданны, шулай ук чиркәү һәм мәчетне ала. Истәлек тактасы гранит белән капланган монолитлы бетоннан ясалган. Анда баткан “Булгария” теплоходы төшерелгән һәм алтын хәрефләр белән 122 вафат булганнарның исемнәре чокып язылган.

            Мемориаль комплексны ачу алдыннан җеназа булып узды.

            “Бер ел элек нәкъ менә шушы урында фаҗига булды, бу хәл безнең илебезнең барлык гражданнары өчен шәхси кайгы һәм бәхетсезлек булды. Бу олы хәсрәтнең ачысын җиткерерлек сүзләр юк. Эшлексезлекне һәм ваемсызлыкны акларлык, сүзләр. Бүген ачылган комплекс – вафат булганнар истәлегенә мемориал гына түгел, ул гыйбрәт, коткару эшләрен алып барган кешеләрнең батырлыгы истәлегенә дә мемориал”, - диде Михаил Бабич үзенең кыска чыгышында.  

               “Фаҗига ничек булган шулай бар, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Мемориаль комплекс бу фаҗигадә һәлак булучылар истәлеге. Бу зур фаҗигане бернинди сүз, бернинди гамәлләр белән дә аклап булмый. Мин үзем өзгәләнәм. Федераль хөкүмәт, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан барлык чаралар да күрелде, бу ведомство җитәкчеләре бүген безнең белән”.

            Фаҗига урыны кайгы һәм якыннарын югалту ачысы белән сугарылган иде. Чарада катнашучылар диварга чәчәкләр, фотолар, уенчыклар куйды. Һавага чиркәүдәге ладан һәм тынычландыра торган дарулар исе таралган иде. Кешеләр үзләренең туганнары, дуслары фамилияләрен эзләп дәшми генэ хәтер тактасын сыпырдылар. Хәзер дә бер ел элек булган хәтирәләр күңелдә. 

Комплексны ачуның рәсми өлешеннән соң күп катнашучылар Идел ярына чыктылар, кемдер бер көн эчендә 122 кеше гомерен эзгән теплоход торган Куйбышев затонына китте.       

            Искә төшерик, “Булгария” бортында булган 201 кешедән 79 гына котылып калды.  Вафат булганнар арасында баткан теплоход капитаны Александр Островский да бар. Котылып калганнарны “Арабелла” теплоходы экипажы әгъзалары судан чыгардылар. Куйбышев сусаклагычы төбеннән “Булгария” теплоходын күтәрү һәм вафат булганнарның гәүдәләрен эзләү операциясе берничә көн дәвам итте һәм 2011 елның 26 июлендә тәмамланды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International