«Казан» халыкара аэропорты 1 нче ярты еллыкта пассажирлар агымын 23 процентка арттырды

2012 елның 9 июле, дүшәмбе
      «Казан» халыкара аэропорты 2012 нче елның 1 нче ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда пассажирлар агымын 23,4% арттырды. Хезмәт күрсәткән пассажирлар саны 620 мең 273 кеше тәшкил итте.

       Пассажирлар агымы 2012 елның 6 ае эчендә эчке һава юнәлешендә 21%, 354 мең 155 кешегә кадәр, халыкара һава юнәлешендә – 26,4%, 266 мең 118 пассажирга кадәр үсте.

       Җәйнең беренче ае Россиянең танылган курортлары – Сочи, Геленджик һәм Минеральные Воды шәһәрләренә ачылган рейслар белән билгеләнде. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе Санкт-Петербург шәһәр-музеена рейслар ешлыгын арттырды: сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге һәм кичке рейслар утәлә. Даими эчке линия юнәлешләре Мәскәү (+26%), Уфа – Сургут (+32%), Санкт-Петербург (+38%) һәм Челябинск – Новосибирск (+26%) тотрыклы үсеш саклап килә.

       Халыкара юнәлешләрнең дә саны артты: 1 нче июньнән Алматага даими рейслар ачылды, ә Стамбулга көндәлек рейслар оештырылды. Казаннан Барселона, Бургас, Даламан һәм Риминига да чартерлы рейслар старт алды.

       Аэропорт 2012 елның 1 нче ярты еллыгында барысы 9037 самолет очышын тәэмин итте, бу 2011 ел күрсәткеченнән 7,4% югарырак. 

       Аэропорт 2012 елның июнендә 148 мең 467 пассажирга хезмәт күрсәтте, бу узган елның июнь ае күрсәткеченнән 13,3% күбрәк. Шулай итеп, пассажирлар агымы халыкара һава юнәлешендә 21,7% - 77 мең 839 кешегә кадәр, эчке юнәлештә – 5,4%, 70 мең 628 кешегә кадәр үсте. Аэропортта июньдә 1895 самолет очышы ясалды, бу 2011 елның июнь ае күрсәткеченнән 5,6% артыграк.

       Материалны “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International