20 майдан Аксубай районында Аксубай-Емелькино автомобиль юлының участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районында 20 майдан 1 октябрьгә кадәр Аксубай-Емелькино автомобиль юлының 7,4 км-16,7 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Чистай-Аксубай-Нурлат, «Чистай-Аксубай-Нурлат»-Түбән Татар Майнасы һәм Емелькино-Иске Татар Адәмсуы автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International