ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов киңәшмә уздырды, анда төзелеш, капиталь төзәтү һәм Казанның урам-юл челтәрен төзәтү буенча чаралар Планын тормышка ашыру турында фикер алышынды. Киңәшмә эшендә Казан шәһәре Башкарма комитеты, “Татдорпроект” Институты” ААҖ һәм подрядчы оешмаларның вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар капиталь төзәтү һәм Казан юлларын төзәтү объектлары буенча подрядчы оешмага проект-смета документациясен бирү графигын үтәү һәм объектларда эш барышы мәсьәләләрен карадылар. “Татдорпроект” Институтына проектлар төзгәндә Казанның урам-юл челтәре объектларын халыкның кечкенә төркемнәре ирекле рәвештә хәрәкәт итә алырлык элементлар белән җиһазландыру тәкъдим ителде. Моннан тыш, юл билгесен тузуга чыдам материал – термопластик белән төшерү кирәклеге турында уртак фикер әйтелде. Әлеге билге төшереләчәк урамнар исемлеге Универсиада-2013 маршрутларын исәпкә алып билгеләнгән.