Татарстанда Идел һәм Кама елгаларында навигацияне җәдвәл буенча 30 апрельдә ачарга ниятлиләр

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров Казан елга порты пассажирлар флотының навигациягә әзерлеге барышын тикшерде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта судноларны навигациягә әзерләүнең актив фазасы бара. 2018 елның декабрендә уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «СК «Татфлот» АҖ арасында 2019 елда Татарстан территориясендә Казан һәм Чистай елга портларыннан халыкка шәһәр яны элемтәсендә су транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру турында килешү төзелде. Хәзер экипажларны комплектлау, судноларны агымдагы ремонтлау тулы куәтенә бара. Кирәкле барлык суднолар техник яктан төзек, 2/3 теплоход навигациягә әзер инде.

Татарстанда Идел һәм Кама елгаларында навигацияне җәдвәл буенча 30 апрельдә ачарга ниятлиләр. А. Егоров 2018 елдагы шәһәр яны маршрутларының саклануын ассызыклады. Үзйөрешле флот 9 теплоход һәм 4 тизйөрешле метеор белән тәэмин ителәчәк. Рейслар «Казан» елга портыннан Садовойга (юл уңаеннан Югары Ослан, Ташевка, Шелангага керәчәк) һәм Кызыл Байракка кадәр (Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Гребенига керәчәк) оештырылачак.

Моннан тыш, Казаннан Свияжскига, шулай ук Болгар һәм Тәтешкә кадәр линияләр ачу планлаштырыла.

Чистай елга портыннан Кызыл Ярга кадәр рейслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International