Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.  

Республика юлларында 243 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 130.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4035 кеше килгән, 4281 пассажир киткән.

1 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз явым-төшем, нигездә, яңгыр рәвешендә. Төнлә һәм көннең беренче яртысында кайбер районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +4...+9 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International