Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 149 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.  

Республика юлларында 282 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 208.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында һәм Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3584 кеше килгән, 3424 пассажир киткән.

22 нче мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр, урыны белән томан, җил тотрыксыз. Температура: 0...+5 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International