Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 360 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 245.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3470 кеше килгән, 3868 пассажир киткән.
19 нче мартта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил тотрыксыз. Температура: +1...+6 градус. Юлларда бозлавык.