Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.  

Республика юлларында 331 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 239.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3219 кеше килгән, 3420 пассажир киткән.

18 нче мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар һәм юеш кар, кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 3-8 метр. Температура: 0...+5 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International