Nordavia һәм Red Wings авиакомпанияләре Казан аэропортыннан популяр төрек курортларына яңа рейслар ача

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Nordavia һәм Red Wings авиакомпаниясенең җәйге сезонында популяр төрек курортлары Даламан һәм Бодрум хисабына «Казан» халыкара аэропортының маршрут челтәрен киңәйтәләр.

Nordavia авиакомпаниясе 28 апрельдән Даламанга чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә җәйге сезон дәвамында 148 урынлы лайнерда очуга башлангыч бирә. Рейслар «Интурист» туроператоры мәнфәгатьләрендә башкарыла.

Red Wings авиакомпаниясе 31 майдан Бодрумга очышлар башкара башлый. Рейслар 220-урынлы Airbus самолетларында билгеле бер көннәрдә очыш башкару планлаштырылган. Очыш программасы 15 октябрьгә кадәр исәпләнгән. Рейслар Coral Travel туроператоры мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырыла.

Ике юнәлеш буенча да очу озынлыгы дүрт сәгать тәшкил итә. Очышлар программаларында үзгәрешләр булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International