Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Республика юлларында 468 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 360.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 12 халыкара рейслар. 3485 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 3012 кеше килгән.