Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 162 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 58 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Республика юлларында 454 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 324.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3535 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 3331 кеше килгән.