Бүген «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектына багышланган Беренче Бөтенроссия киңәшмәсендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады. Ул Татарстанда федераль өстенлекле проектны гамәлгә ашыру барышында башкарыла торган эшләр, ә хәзер инде «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты турында сөйләде. Башта проект составына ике шәһәр - Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләре керде. 2019 елда милли проектка өстәмә рәвештә Түбән Кама агломерациясе кертелгән, аның гомуми озынлыгы 260 км.
А. Чукин хәбәр иткәнчә, ремонтланырга тиешле объектлар исемлеген формалаштыру, юлларның техник торышын исәпкә алып башкарыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат тәртибе Татарстанда 2012 елдан бирле эшли һәм хакимиятнең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә җәмәгать фикерләрен исәпкә алу өчен булдырылган. Әлеге тәртип эшчәнлегенә ел саен автомобиль юлларын һәм юл-урам челтәрен карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру буенча 17 меңнән артык мөрәҗәгать килә. Мөрәҗәгатьләрнең 68 проценты юлларны карап тору чаралары хисабына хәл ителә. Ике ел эчендә шулай итеп 500 дән артык мөрәҗәгать кабул ителде, алар 4000гә якын кешегә ярдәм күрсәтелде. Министр урынбасары ассызыклаганча, әлеге тәртип шәһәр халкы өчен иң мөһим объектларны билгеләргә һәм аларны эш планына кертергә ярдәм итә. Быел юл эшләре программасы хисабына 185 мөрәҗәгатьне хәл итү планлаштырыла.
Юл хуҗалыгында инновацияләрне куллануга килгәндә, А. Чукин сүзләре буенча, Татарстанда ремонт ЩМА-20 асфальт-бетон катнашмасын полимер-битумлы тоташтыра торган өске катлам куллану белән башкарыла.
Моннан тыш, гамәлдәге геомәгълүмат системасын алга таба да үстерү һәм шәһәрләренең юл хәрәкәте белән идарә итүнең автомат системасын урнаштыру планлаштырыла.