Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 23 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Республика юлларында 568 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 423.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер һәм 14 халыкара рейслар. 3892 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 2033 кеше килгән.
5 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә. Көндез юеш кар һәм яңгыр, кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көндез урыны белән көчле, 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.