Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Республика юлларында 504 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 355.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3205 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 2979 кеше килгән.