Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 31 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Республика юлларында 401 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 350.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер һәм 14 халыкара рейслар. 3748 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 3424 кеше килгән.

25 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, буран, җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы көндез -3 -8 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International