Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 170 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Республика юлларында 617 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларда - 457.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 10 халыкара рейслар. 2444 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 2459 кеше килгән.
20 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -2 -7 градус. Юлларда бозлавык.