Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 594 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 409.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2924 кеше килгән, 2508 пассажир киткән.
8 нче февральдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә кар, урыны белән көчле, буран, көндез кар. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә тизлеге секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Температура: -7...-12 градус, төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда -16 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.