Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2339 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 589 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 410.

Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 4 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2531 кеше килгән, 2284 пассажир киткән.

6 нчы февральдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: -7...-12 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International