Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 35 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2076 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 255 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 136.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3433 кеше килгән, 2660 пассажир киткән.

4 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар, төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез кайбер районнарда буран. Җил көнчыгыштан тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Температура: -8...-13 градус, көнчыгышта -18 градуска кадәр.  Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International