Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 1 феврале, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2784 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 441 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 302.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3561 кеше килгән, 3297 пассажир киткән.

1 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяктан. Температура:  -6..-11 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International