Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 46 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2333 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 425 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 304.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2849 кеше килгән, 2779 пассажир киткән.
30 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил тотрыксыз. Температура: -10..-15 гр.