Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2614 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 454 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 333.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2611 кеше килгән, 2653 пассажир киткән.
29 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар. Җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -7..-12 гр. Юлларда бозлавык.