Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2266 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 455 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 308.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2825 кеше килгән, 2997 пассажир киткән.
28 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, буран. Җил көнчыгыштан, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр. Температура: -7..-12 гр. Юлларда бозлавык.