Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 153 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 29 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2360 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 359 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 199.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2200 кеше килгән, 2598 пассажир киткән.
15 нче гыйнварда республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан болытлы һава. Кар, төнлә урыны белән кар, көндез кайбер районнарда буран. Көньяктан талгын җил. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда бозлавык.