Татарстанның тарихи үзәкләренә - Болгар һәм Свияжски – автобус маршрутлары оештырылды

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

       Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1123 еллыгына багышланган “Изге-Болгар җыены” тантаналы чарасын уздырыр алдыннан, хәбәр итәбез, Казаннан борынгы Болгар шәһәренә автобус йөри.

       Автобус һәр көн “Южный” автовокзалыннан сәгать 10.00 һәм 17.00 дә, Болгар шәһәреннән 6.00 һәм 14.00 дә кузгалып китә. Билет бәясе 305 сум, юлда бару вакыты – өч сәгать тирәсе. Маршрутта 18 утырту урыны булган “Мерседес” маркалы уңайлы автобус хезмәт күрсәтә.

           Исегезгә төшерәбез, Татарстанның башка тарихи үзәге – Свияжски утрау-шәһәренә 5 нче майдан ял көннәрендә экскурсия маршруты оештырылган. Казаннан “Южный” автовокзалыннан кузгалып китү вакыты – 8.30, Свияжскидан – 15.00. Маршрут Роторная, Боҗра (Тукай мәйданы), тимер юл вокзалы (“Столичный” кибете), Горький шоссесы, Залесный поселогы тукталышлары аша уза. Юлда бару вакыты – сәгать ярым, юл бәясе – 100 сум.

 

  

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International