ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексы предприятияләренә стимул бирү программасын эшкәртү буенча эш төркеменең беренче утырышы булып узды. Эш төркеменең составына ТР Финанс министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, банк структуралары, пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт предприятияләре, “КамАЗ” ААҖ вәкилләре керде.
Эш төркеме председателе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хайруллин билгеләп үткәнчә, төркем оештыруның максаты – хәрәкәттәге составны яңарту. Утырышта банк учрежденияләре, “КамАЗ” ААҖ лизинг компаниясенең Татарстан Республикасы ихтыяҗларына кредит буенча булдырылган хәрәкәттәге состав процентларына субсидия бирү программасы буенча тәкъдимнәре каралды. Шулай ук катнашучылар транспорт предприятияләренең эшчәнлек чорының барлык стадияләрендә хәрәкәттәге состав паркын яңарту турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча дәүләт, транспорт предприятияләре, банк структуралары, “КамАЗ” ААҖ һәм лизинг компанияләренең үзара бәйләнешенә киләчәктә бюджет файдалылыгын исәпләү өчен оптималь лизинг схемасын эшкәртү буенча билгеле тәкъдим юнәлтү дигән карар кабул ителде.