«Казан» халыкара аэропорты 2012 елның январь–апрелендә хезмәт күрсәткән пассажирлар санын узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 359 мең 882 кешегә кадәр – 36,2% ка арттырды.
Халыкара һава юлында пассажирларны ташу отчет чорына 134 мең 435 кешегә кадәр – 41,7% артты, эчке юнәлештә 225 мең 447 кешегә - 33% кадәр.
Шулай ук 4 ай нәтиҗәләренә караганда йөкне эшкәртү 22,8% артты, ә самолетларның очу саны 11,2% кадәр үсте һәм 5572 гә җитте.
“Казан” аэропортында агымдагы елның 4 ае өчендә пассажирлар агымы артуның төп сәбәбе Россия һәм хакыкара юнәлешләренә сорау арту, очуларның ешлыгы һәм яңа рейслар ачу тора. Шулай итеп, тотрыклы үсеше эчке юнәлештә теркәлгән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа – Сургут), шулай ук БИБ (СНГ) илләренә баручы рейсларда (Ферганә, Бишкек, Дүшәмбе, Худжанд). Моннан тыш, уңай әһәмият халыкара рейсларда билгеләнгән: Хургадага, Шарм Эль Шейхка, Дубайга, Прагага һәм Стамбулга. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе Казан - Челябинск – Новосибирск маршруты буенча рейсларны үтәү ешлыгын арттырды, ә “Air Arabia” авиакомпаниясе Казаннан Шарджга очуларны ачты.