Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә булып узды, анда табигый газ – метанны ягулык итеп куллануның максатка ярашлылыгы каралды. Киңәшмә эшендә республиканың энергетика һәм экология министрлыклары, салым хезмәтләре, ТР инвестицион үсеш агентлыгы, “Газпромтрансгаз–Казань” ҖЧҖ вәкилләре, авторанспорт предприятияләренең җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне башлап җибәргәндә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ассызыклады, бүгенге көнгә республикада автотранспортка газ кертүнең алга китешенә бөтен шартлар да бар. Киләсе этапка түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә керешергә кирәк: газ ягулыгы белән эшләр өчен автотранспорт чараларының җиһазларын алыштырырга, газ белән эшләүче машиналарның һәм җиһазларның халәтен техник тикшерү һәм ремонтлау буенча яңа махсус предприятияләр челтәре оештыру. Өстәвенә, әйтеп үтте министр, газ ягулыгын куллануга күчкән предприятияләргә салым преференциясе биреләчәк. Моны киңәшмә эшендә катнашучы ТР буенча Россиянең ФСХУ җитәкчесе Марат Сафиуллин да раслады, республикада тиешле норматив актлар әзерләнә дип өстәде.
Куйган мәсьәләләрне хәл итүнең башы булып киңәшмәдә булган “Раритэк” ҖЧҖ нең автотехника һәм “Бауэр Компрессорс” табигый газын салучы станцияләрнең презентациясе булды. Зур йөкле һәм пассажир автотранспортын газ ягулыгына күчерүнең максатка ярашлы төп факторлары арасында экологияне саклау, куркынычсызлык һәм бәрәкәтлелек тора.