Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә булып узды, анда заказ бирүче хезмәтләрнең, проект оешмаларының, ТР буенча Эчке эшлэр министрлыгының ДЮКСИИ вәкилләре катнашлыгында автомобиль юлларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
Катнашучылар агымдагы елда җирлек әһәмиятенә ия булган автомобиль юлларда юл хәрәкәтен оештыру проекты эшкәртергә кирәклеген билгеләп үттеләр. Проектларның төп максаты – машиналар һәм җәяү йөрүчеләр агышы хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Киңәшмәдә Норлат муниципаль районы, Түбән Кама муниципаль районы, Азнакай муниципаль районнарының башкарма комитетлары хәбәрләре тыңлап үтелде, аларда эшләр алып барырга техник биремнәр әзер инде. Проект институтлары әлеге проектларны таләп ителгән сыйфат дәрәҗәсен истә тотып үтәү мөмкинлеген әйттеләр.