Республиканың башка шәһәрләрендә бирелгән льготникларның пластик карталарын Казанның җәмәгать транспортындагы саный торган төзелеш билгеләмәгән очракта нишләргә

2012 елның 11 мае, җомга

          Яр Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Узәндә һәм Әлмәттә электрон социаль транспорт карталар аркылы җәмәгать транспортында йөрү өчен яңа автоматлаштырылган түләү системасын кертү дәвам итә.

     Яр Чаллының, Түбән Каманың, Яшел Узәннең һәм Әлмәтнең льготалы йөрүгә хокукы булган гражданнары инде пластик карталарны алалар һәм тулыландыралар. Хэзерге вакытта техник сәбәпләр аркасында Казанның җәмәгать транспортындагы саный торган төзелеш башкалага элеге шәһәрләрдән килгән льготниклар йөрешен билгели алмый. Шулай да, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Стукалов аңлатуынча, алар йөрү өчен өстәмә түләргә тиеш түгел. Транспорт картасын тулыландыру турындагы чекны күрсәтү җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International