Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1991 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3482 кеше килгән, 3654 пассажир киткән.
25 нче декабрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 17 метрга кадәр. Температура: -6 - -11 градус.