Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 18 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2013 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2978 кеше килгән, 2773 пассажир киткән.